Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы үтте

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Руслан Хаҗипов Зәй офисының төп икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде, 2024 елның алдагы айларына бурычлар билгеләде. Оешманың төп бурычлары: көнкүреш кулланучыларына һәм юридик затларга электр энергиясен җиткерү, электр энергиясе белән тәэмин итүгә шартнамәләр төзү, шартнамә йөкләмәләрен үтәүне һәм аларны үтәгәндә нәтиҗәле чаралар күрүне тикшереп тору, кулланылган электр энергиясен вакытында түләүне тәэмин итү һәм башкалар. Икътисадый совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. “Татэнергосбыт” АҖ филиалының Кама бүлекчәсе КБО коллективы эшенә уңай бәя биреп, Икътисадый Совет утырышына нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International