Спортчылар тәрбиялибез

2013 елның 12 октябре, шимбә
«Муниципаль районда физик культура һәм спортны үстерү» программасы кысаларында балаларны системалы төстә спорт белән шөгыльләнүгә тарту, аларның киләчәктә нинди төр спорт белән мавыгып китүен ачыклау, сәламәт тормыш рәвешенә этәрү өчен дүрт мәктәптә спорт класслары булдырылды.
Бу эш «Мәгариф турында» Законга, бала хокуклары конвенциясенә һәм мәгариф учреждениесе Уставына нигезләнеп оештырыла. Спорт классын комплектлау махсус комиссия тарафыннан башкарыла. Аның составына мәгариф учреждениесе директоры, аның урынбасары, укытучы-тренерлар, мәгариф идарәсе белгечләре керә. Спорт классына бала әти-әнисенең гаризасы нигезендә, директор приказы белән кабул ителә. Мәсәлән, быел 1нче мәктәпнең III Б классы - 25 укучы - баскетбол, 2нче мәктәпнең V Б классы (28) - футбол, 6нчы мәктәпнең VII Б классы (27) - баскетбол, 7нче мәктәпнең VIII А классы (25) волейбол юнәлешендә булачак. Дәресләрнең программасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары тарафыннан эшләнеп, расписаниегә кертелде. Әлеге спорт класслары тиешле формалар белән тәэмин ителәчәк, бер балага ул 2500 сумга төшә. Киемнәрне килешү нигезендә спорт мәктәбе кайгыртачак. Спорт классында укучы 1 баланы тукландыру нормасы 24 сум белән исәпләнә.
Балаларны мондый төркемнәргә берләштерү аларда мөстәкыйльлек, дуслык, үз-үзеңә таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда да кайбер өстенлекләр бирә. Хәзер күп кенә югары уку йортларының үз спорт командалары бар. Булачак студентлар арасыннан алар шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләрне сайларга тырыша. Спорт - физик ныклыкка ирешү генә түгел, рухи яктан һәм шәхес буларак формалашуда да зур роль уйный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International