Спорт

2013 елның 12 октябре, шимбә
Сишәмбе көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Яшьлек” боз сараенда “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән хоккей буенча чираттагы хәйрия матчы узды. Әлеге ярышның районда өченче мәртәбә оештырылуы. Агымдагы хәйрия матчы үзенчәлекле иде: уенда Олимпия чемпионы Евгений Давыдов катнашты. Шул сәбәпле, тамашачылар да шактый җыелды.
Матчка өлкәннәр – 100, укучылар 50 сум түләп керде. Уеннан җыелган акча караучысыз, авыр хәлдә калган өлкәннәргә ярдәм итүгә тотылачак. Тамашачылар арасында җитәкчеләр, оешма-учреждение хезмәткәрләре, спортка, хоккейга мөкиббәннәр бар иде. Ярышта җитәкчеләр эшмәкәрләр командасы белән көч сынашты. Евгений Давыдов җитәкчеләр командасында 67нче номер астында уен алып барды.
Судья алканы бозга ташлауга, уен киеренке һәм җитди төс алды. Тамашачылар Олимпия чемпионы уенын күзәтте. Якташ матур алымнар күрсәтте. Уенның беренче периодында ук Евгений Давыдов эшмәкәрләр капкасына ике алка кертте. Беренче период, гомумән, җанлы узды: ул 6:0 исәбе белән җитәкчеләр файдасына тәмамланды. Икенче периодта эшмәкәрләр исәпне ачты, җитәкчеләр җавап итеп, аларга янә алка кертте. Соңгы – өченче период та җитәкчеләр файдасына тәмамланды. Гомуми нәтиҗәләр буенча уен 15:5 исәбе белән җитәкчеләр файдасына тәмамланды.
Билетлар сатудан бу көнне 51600 сум акча керде. Аның бер өлеше – ялгыз яшәүче өлкәннәргә кайнар аш оештыруга, калганы авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International