Кадерле яшьләр! Районның яшь активистлары! Сезне Яшьләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Яшьлек-һәр кешенең тормышындагы иң матур һәм романтик чорлар. Бу казанышлар һәм ачышлар, хыяллар һәм тормышта үз урынын табу вакыты. Бу бәйрәм-халкыбызга хас булган яшьлек, энергия һәм оптимизм символы. Без район тормышында актив катнашкан, инициатива күрсәткән һәм аның үсешенә үз өлешен керткән яшьләребез белән горурланабыз. Бүген яшьләр алдында барлык юллар да ачык. Максатыгызга кыюлык белән барыгыз, үз принципларыгызны якларга курыкмагыз. Нәкъ менә Сезгә, яшьләргә, районыбызның, республикабызның һәм бөтен илебезнең киләчәген дәвам итәргә кирәк. Уңышка ирешү юлында сезгә өлкән буын үрнәге, аларның тәҗрибәсе һәм зирәклеге ярдәм итсен. Чөнки безнең районның көче һәм абруе нәкъ менә буыннар дәвамчылыгында. Зәй районы яшьләрен бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышлар, ачышлар, яңа дуслар, иҗат, бәхет, тормышның иң төп максатларына ачык юллар һәм әлбәттә, тыныч күк телибез! Иртәгәсе көнгә ышаныч булсын һәм беркайчан да туктамаска, куйган максатларыгызга ирешергә язсын! Бәйрәм белән!