Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Безнең солдатлар кайгыртулы
2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Шәһәрнең политехник колледжында «Хокук белеме мәктәбе» дәресләре кысаларында студентларга хәрби хезмәт буенча хокуклар һәм бурычлар, яңа мәгълүматларны җиткерү максатында очрашу оештырылды.
Анда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән шәһәрдәшләребез катнашты. Очрашу барышында егетләргә армия хезмәте үтүнең мөһимлеге аңлатылды, соңгы елларда хәрби частьләрдә нәкъ менә хәрби белем һәм тәҗрибә туплау өчен тудырылучы уңай шарт-лар ассызыкланды.
Шулай ук егетләргә “Хәрби хезмәт һәм хәрби бурычлар турында” Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр бәян ителде. Айрат Әгъләмҗанов белдерүенчә, әлеге федераль законга кертелгән үзгәрешләр агымдагы елның 1 августыннан һәм 1 сентябреннән гамәлгә кергән. Мәсәлән, хәзер башка дәүләттә хәрби хезмәт узган егетләр Россиядә хәрби хезмәттән азат ителә, ләкин бу тиешле халыкара килешү төзелгән очракта гына. Ә мондый халыкара килешүләр әлегә Төрекмәнстан, Таҗикстан белән генә төзелгән. Моңа өстәп, гомумбелем бирү учреждениесен тәмамлаган елда федераль дәүләт югары уку йортларының әзерлек курсларында укучыларны хәрби хезмәткә чакыру 1 елга кичектереп торыла. Татарстанда бу 4 югары уку йортына гына кагыла. Болар – Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе. Шулай ук аспирантурада, ординатурада укучылар, стажировка узучылар хезмәткә баруны кичектереп торырга хокуклы, диде баш хәрби комиссар. Тагын шунысы да бар, 2014 елның 1 гыйнварыннан армия хезмәте узмаган егетләр дәүләт, муниципаль һәм хокук саклау органнарына эшкә алынмый. Айрат Әгъләмҗанов шулай ук хәрби комиссариат аша йөк машиналары йөртүгә хокук алу өчен бушлай уку мөмкинлегеннән активрак файдаланырга чакырды. Бу хакта хәрби тормышта йөк машинасы йөртүчеләрнең абруйлы һөнәр ияләре булуларын элекке солдатлар Сергей Галяминский һәм Юрий Павлов та искәртеп узды. Алар солдат дигән горур исемне йөртүдән читләшмәскә чакырдылар. Армия – ул тормыш мәктәбе, аннан чыныгып, әйләнә-тирәгә башкача карарга өйрәнеп кайтасың, диде егетләр.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз