Зәйдә Ринат Шәех улы Фәрдиевне искә алдылар

2024 елның 15 июне, шимбә

15 июньдә шәһәр паркында - зәйлеләрнең иң яраткан ял итү урынында, Зәй районы тормышында зур эз калдырган кеше турында истәлек саклаучылар җыелды. Ул Ринат Шәех улы Фәрдиев, бүген аңа 68 яшь тулган булыр иде.

  Ринат Фәрдиевне хезмәттәшләре, дуслары, туганнары һәм якыннары бик яхшы хәтерли. Ул зәйлеләрнең тормышын уңайлы, сыйфатлы итәргә тырышты, зур планнар корып эшләде. Ринат Шәех улы көчле, ихтыярлы җитәкче генә түгел, ә игелекле, сизгер, нәфис җанлы, юмарт, теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә белгән шәхес иде.

  Бу көнне искә алу чарасында Р.Ш Фәрдиевнең яраткан көйләре башкарылды, матур чәчәкләр салынды. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International