"Факел"да беренче лагерь сменасын ачу тантанасы булды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

3 июньдә "Факел"да беренче лагерь сменасын ачу тантанасы булды. Балалар лагерга 1 июньдә үк керде. Бу вакыт эчендә балалар бер-берсе белән танышалар һәм лагерь җитәкчеләре белән яңа шартларга яраклашалар. Беренче сменага лагерь 230 баланы кабул итте. Смена дәвамында балалар өчен сценарий эше, театральләштерү, мультфильмнар төшерү, актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар оештырылачак. Сменаны ачуда район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С. Ю. Ревина, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Г.М. Шәрәфиева, шәһәр прокуроры урынбасары Л. Ф. Рәхимҗанова катнашты. Разиф Гали улы балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады, балаларны җәйге каникуллар башлану белән котлады һәм яхшы ял теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International