Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җиңел атлетика буенча беренчелек узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

«Энергия» стадионында 2019, 2018, 2017 елда туган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында җиңел атлетика буенча беренчелек узды.Чара җиңел атлетиканы һәм йөгерүне популярлаштыру, шулай ук иң көчле спортчыларны ачыклау максатларында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

2019 елда туган малайлар һәм кызлар 30 метрга, 2017-2018 елларда туганнар 100 метрга кадәр йөгерделәр.

2019 елгы кызлар арасында иң көчлеләр:1 урын Кожевникова Эмилия "Кыңгырау чәчәге"; 2 урын Галиуллина Ралина- "Тылсымлы әкият; 3 урын Нечаева Таисия -"Салават күпере" бакчаларында тәрбияләнүчеләр. 2019 елда туган малайлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын Шиһапов Айнур "Кыңгырау чәчәге"; 2 урын Васильев Марк  "Салават күпере"; 3 урын Васильев Максим "Уймак кыз"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.

2017-2018 елгы кызлар арасында җиңүче һәм призерлар: 1 урын Гыйльманова Сәминә "Урман әкияте"; 2 урын Федоткина Таисия-"Урман әкияте"; 2 урын Бахусова Мария - "Теремкәй"; 3 урын Баринова Стефания " Урман әкияте" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. 2017-2018 елгы малайлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән: 1 урын Горин Мирон "Урман әкияте"; 2 урын Клепиков Матвей-"Кыңгырау чәчәге"; 3 урын Зубрилов Никита -"Урман әкияте" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.

"Беренчелектә катнашу тәэсирләре бик уңай! Чын спорт гаиләсе бәйрәме хисе калды!- дип үз тәэсирләре белән «Урман әкияте» балалар бакчасыннан физик культура буенча инструктор Елена Паклина уртаклашты.

Ярышларда 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 77 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International