Терлек азыгы әзерләү - авыл хезмәтчәннәренең мөһим бурычы

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген район аграрийлары азык культураларын җыюга керештеләр. Агрофирма кырларында техниканың тулы җыелмасы белән 3 отряд эшли: алар чабу, төю, һәм чокырны ябу кебек эшләрне башкаралар. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең үсеше бутонизация фазасында, иң зур энергия күләме нәкъ менә шушы фазада була. Сенаж кышкы чорда эре мөгезле терлекләрнең рационында мөһим һәм алыштыргысыз компонент булып тора. Аның сыйфатына турыдан-туры алынган сөтнең сыйфаты да, күләме дә, хуҗалыкларның икътисади иминлеге дә бәйле. Ул тиз салынырга, үләннең дымлылыгы якынча 50 процент булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International