«Туган Батыр» спорт көрәше фестивале узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе
2 июнь көнне Казан шәһәрендә «Туган Батыр» спорт көрәше фестивале узды. Анда өч төрле көрәш: грек-рим стиле, ирекле көрәш һәм грэпплинг катнашты. Барлыгы ярышларда 300 дән артык спортчы катнашты. Зәй спортчылары ике төрле ярышта чыгыш ясады: ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше. Ирекле көрәштә 29 кг га кадәр авырлык категориясендә Хисмәтуллин Арслан, 32 кг га кадәр авырлыкта Мөгурбиев Әбүбәкәр, 35 кг га кадәр үлчәмдә Юнысов Айнур, 45 кг га кадәр үлчәү үлчәмендә Кузнецов Алексей чемпионнар булдылар. Көмеш медальне 32 кг га кадәр авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир, 52 кг га кадәр үлчәмдә Якупов Әдел, 42 кг га кадәр авырлык категориясендә Минькин Анатолий яулады. 38 кг га кадәр үлчәмдә Хафизов Данил бронза медаль алды. Спортчыларның тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы. Грек-рим көрәшендә Борзов Алексей һәм Журавлев Артём шулай ук бронза медаль яуладылар. Тренерлары Терентьев Анатолий Александрович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International