Ир-ат футболчылары командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Зәйнең ир-ат футболчылары командалары Татарстан Республикасы беренчелегенең алтынчы туры матчында Нурлат районының «Факел» командасын җиңеп чыкты. «Энергия» стадионында узган очрашу 2 июньдә «Барс» командасы файдасына 8:3 исәбе белән тәмамланды. Алар составында Красин Станислав (18, 20, 23, 34 минутта), Карамутдинов Ильяс (39 нчы минутта), Кәримов Булат (56 минутта) һәм Бушинский Дмитрий (78 һәм 80 минутта) голлар кертте. Киләсе матч 8 июнь көнне Чаллының Турбин-Строитель командасы белән «Строитель» стадионында узачак. Команданы Красин Артем Сергеевич өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International