Зәй үзәк китапханәсенең уку залында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган «Ил балалары»рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды, ул балаларны яклау көненә багышланган иде. Катнашучыларны һәм аларның әти-әниләрен Зәй муниципаль районы Советында депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. "Конкурста катнашуыгызга бик шатбыз. Һәр номинациягә тирән мәгънә салынган, аны безнең яшь рәссамнар үзләренчә ача алды, эшләр барысы да лаеклы, рәхмәт сезгә!"-дип билгеләп үтте Петр Уразайкин. Депутатлар фракциясе җитәкчесе «Россия Федерациясендә Гаилә елы» һәм «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы»номинацияләрендә 1, 2 һәм 3 урыннар өчен партиянең җирле бүлегеннән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Тантанада "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Ивановта катнашты. Ул балаларны һәм аларның ата-аналарын юлда игътибарлы булырга өндәде, чөнки җәй көне балалар уку елына караганда ешрак урамда булалар. Вадим Иванов «Без – куркынычсыз юллар өчен» номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, дипломнар тапшырды, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге фондыннан яктылыкны кире кайтара торган сумкалар бүләк итте. Иң күп рәсемнәр "Мин патриот" номинациясендә тәкъдим ителгән. "Патриотизм темасының безнең балаларга аңлаешлы булуы сөендерә. Һәр катнашучы үз иленә яки кечкенә Ватанына мәхәббәтен белдерде", - диде партиянең Зәй бүлекчәсе башкарма сәркатибе Петр Тимаськов. Ул бу номинациядә лидерларны бүләкләде. Тантанада җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенә җибәрелгәнлеге билгеләп үтелде.