Бүген зәйлеләр «Энергетик» мәдәният йортына махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлары, өлкән сержант Әхмәдиев Ринат Миргалим улын соңгы юлга озаттылар. Район башлыгы Разиф Кәримов Ринат Миргалим улының әнисе, хатыны, балалары, барлык туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. "Хөрмәтле Әлфирә Мулланур кызы, хөрмәтле Ольга Алексеевна, Динар Ринат улы, Сәмирә Ринат кызы, мәрхүмнең туганнары, дуслары, хөрмәтле зәйлеләр! Бүген район халкы Сезнең белән бергә кайгыра. Без Ватаныбызны саклаучы, хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган өлкән сержант Әхмәдиев Ринат Миргалим улын соңгы юлга озатабыз. Мондый батыр сугышчылар булганда без барыбыз да тыныч күк астында яшибез. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый, иң яхшылар китә. Өлкән сержант Әхмәдиев үзенең хәрби бурычын намус һәм дәрәҗә белән үтәде, кешелекнең иң чын сыйфатларын: батырлык, фидакарьлек, кыюлык күрсәтте. Ринат Миргалим улының батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып хезмәт итәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем, барлык зәйлеләрнең авыр югалту белән бәйле булган кайгыларын уртаклашам. Ринат Миргалим улы истәлеге безнең йөрәкләрдә озак яшәр. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан!"- диде Разиф Гали улы. Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән ТР Хөкүмәте исеменнән район кураторы Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы, Республика хәрби комиссариаты, хәрби часть командованиесе исеменнән район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Ринат Әхмәдиев Зәй шәһәрендә туып үскән, мәктәптән соң барлык яшьтәшләре кебек үк, бер ел Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән, 2024 елның 13 февраленнән контракт буенча махсус хәрби операция зонасына хәрби хезмәткә кергән. Взвод командиры урынбасары булган, аның гомере 2024 елның 5 маенда өзелгән. Аның белән саубуллашырга һәм соңгы юлга озатырга иң тугры дуслар, танышлар, туганнар һәм якыннар җыелган. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хушлашу тантанасы чәчәкләр кую белән тәмамланды, ә аннары һәлак булган хәрбинең табутын Җиңү бульвары буйлап матәм музыкасы астында алып бардылар, аны Мирный бистәсе зиратында җирләделәр.
Шулай ук бүген соңгы юлга 2024 елның 16 маенда ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган Кашапов Рамил Наил улын озаттылар. Тумышы белән Чаллыдан, соңгы елларда ул гаиләсе белән Зәй шәһәрендә яши. 2001 елда Яр Чаллы шәһәренең 57 нче номерлы көллиятен тәмамлый. 01.11.2001 елдан 01.11.2003 елга кадәр РФ Кораллы Көчләре сафларында чакырылыш буенча хезмәт иткән, 08.08.2023 елдан контракт буенча махсус хәрби операция үткәрү зонасында булган. Матәм чарасы Чирмешән районының Лашманка авылында узды. Хәрбинең анасы, хатыны, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин мөрәҗәгать итте. Рамил Кашаповны барлык хәрби тәртипләрне үтәп, Чирмешән районы Лашманка авылы зиратында җирләделәр.