Районыбыз кырларында чәчүлекләрне кабул итү буенча комиссия эшләде

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агросила» АҖ белгечләре, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы башлыгы, Союз-Агро ҖЧҖ белгечләре, агрофирмаларның барлык белгечләре катнашты. Комиссия иртәнге алтыдан эшләде, барлык бүлекчәләрдә һәм фермер хуҗалыкларында, шул исәптән Сәвәләй сорт сынау участогында чәчүлекләрнең торышы тикшерелде. Шикәр чөгендере, көнбагыш, арпа, борчак, көзге культуралар яхшы хәлдә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан җитештерү комплекслары һәм механизаторлар арасында урыннар, шулай ук 2024 елның «Кыр батыры» билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International