Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрби хезмәткәре һәм аның хатыны Евгения гаиләсендә шатлыклы вакыйга- аларның уллары туа, балага Богдан дип исем кушалар. Ул гаиләдә 4 нче бала, сертификат алуда апасы Дарина да катнашты.
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда гаиләне бала туу вакыйгасы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады һәм аларга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. "Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга-балагыз туу белән котлыйм. 2024 ел - Россиядә "Гаилә елы" дип игълан ителде. Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туган җиргә тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телим»,-диде үз чыгышында Разиф Кәримов.
Тантанада кыска вакытлы ялда булган баланың әтисе, социаль яклау һәм ЗАГС бүлекләре башлыклары Эльмира Хуҗина, Гөлфия Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов катнашты.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдә инде 15 бала туган.