2024 елның 9 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эгидасы астында "KAZAN DIGITAL WEEK - 2024" Халыкара форумы узачак, аның максатлары фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, һәм импортны алыштыру бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны туплау һ.б.
Чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыкларында катнаш форматта үткәрү планлаштырыла.
Форумны оештыру мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүмат kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылган.