"Җиргә чәчәк бүләк ит" акциясе

2024 елның 29 мае, чәршәмбе
Безнең балалар бергәләп түтәл ясаганнар, Анда чәчәкләр утыртканнар, Без аларга су сибәрбез, Чәчәкләр бакчаны бизәр! «Миләшкәй» балалар бакчасында «Җиргә чәчәк бүләк ит» дигән озак сроклы акция өстендә эшләүләрен дәвам итәләр. Өлкән төркем балалары тәрбиячеләр белән бергә үз эшләренең нәтиҗәсе белән үзләрен генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә сөендерергә карар иттеләр. Балалар һәм педагоглар үз участокларының чәчәк түтәленә петуниялар һәм бәрхет үсентеләре утырттылар, аларны үз төркеменең тәрәзә төбендә үзләре үстерделәр. Балалар корымасыннар өчен чәчәкләргә су сибәләр. Сусыз бер генә үсемлек тә яшәми. Әгәр дә безнең һәрберебез чәчәк түтәлләрен, ишегалларын, мәйданчыкларын һәм паркларны яшелләндерә һәм табигатькә сакчыл карый икән, безнең планета матурланачак һәм безгә шундый искиткеч урында яшәү рәхәт һәм шатлыклы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International