Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Авыл игелекле кешеләре белән матур
2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Туган җиренә, туган авылына мәрхәмәтле кешеләргә карап күңел сөенә. Безнең Суык-Чишмә авылы да кендек каны тамган җирен олылап, хөрмәтләп, кирәк икән ярдәм күрсәтеп яшәүче мөхтәрәм кешеләре белән матур. Күркәм табигатьле туган авылын, үзе шәһәрдә яшәсә дә, онытмыйча, кадерләүче Заһит Абдуллин -шундыйлардан. Аның авылда уңай шартлар булсын өчен кылган гамәлләрен, матди ярдәмен бәяләп бетерерлек кенә түгел. Кайда нинди яхшылык кылына - аңа Заһит кулы тими калмый. 1992 елда Суык-Чишмәдә төзелгән мәчет электр белән жылытуга көйләнгән иде. Узган ел ул аның артыннан йөреп, проект ясатып, мәчетебезне газлы итте. Авылда нәрсә эшләргә белмичә, хезмәт урынсыз калган ир-егетләребезне Әлмәттә үзе эшли торган оешмага эшкә урнаштырды. Яшьләребездә алгы көнгә ышаныч артты, акрынлап йорт-жирләр, каралты-куралап төзекләндерелә башлады. Сабантуйны, авылда үтүче һәр бәйрәмне матур, истә калырлык итеп уздыруга булышлык итә ул.
Без - өлкәннәрне дә һәрдаим игътибар үзәгендә тота Заһит. Өлкәннәр көне уңаеннан 80гә якын кешегә зур-зур азык-төлек пакетлары тапшырды. Менә шулай башкалар турында кайгыртып, авылны даими ярдәменнән калдырмыйча, безне сөендереп яшәүче бу кешегә газета аша рәхмәтебезне белдерәбез. Без - өлкәннәр аның, гаиләсенең исән-сау, имин яшәвен теләп догаларыбыздан калдырмыйбыз. Аңа эшендә, тормышында зур уңышлар телибез. Безгә, авылга кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Казан эшмәкәре, Суык-Чишмә егете Заһит Кәлимуллин да өлкәннәргә чәй таратты.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз