Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча комиссия утырышы узды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

29 майда хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча комиссия утырышы узды, төп тема Зәй муниципаль районы су объектларында быелгы җәйге чорда куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында барды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Галиев Эмиль Эдуард улы алып барды. Су коену сезоны чорында су объектларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен оештыру турында Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Павлова Наталья Геннадьевна, су объектларында имин тәртип мәсьәләләре буенча мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында эш оештыру мәсьәләләре буенча мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, мәктәп яны лагерьлары су объектларында куркынычсыз эш оештыру турында Шәрәфиева Гүзәл Махиян кызы, Аксар авыл җирлеге су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү эшен оештыру турында Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исмәгыйль улы Гыйльманов сөйләделәр. Комиссия эшендә комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә, предприятие, оешма, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International