Мөһим мәсьәләләр -депутатлар контролендә

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Тиздән Зәй шәһәр Советының чираттагы утырышында ике мөһим мәсьәлә - шәһәрнең экологик торышы һәм Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларындагы чараларны тормышка ашыруда предприятие, учреждениеләрнең катнашуы, шулай ук 2013 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар турында мәсьәләләр тикшереләчәк. Аларны депутатлар шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссиясе утырышында карады инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International