Зәйгә дә - автобус

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
3 октябрьдә Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендә мәгариф хезмәткәрләреннән торган 15 кешелек делегация катнашты. Тантаналы чарада муниципаль район мәктәпләренә, республиканың мәгариф һәм фән учреждениеләренә яңа автобусларга ачкычлар бирелде. Тапшырылган 106 ачкычның берсе безнең районга булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International