Бүген С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Китап патшалыгы кунакларны каршы ала»дип аталган бәйрәм программасы узды, ул ел саен 27 майда билгеләп үтелә һәм Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме булып тора. Чарага китапханәчеләр, хезмәт ветераннары һәм китапханә дуслары – китап укучылар чакырылган иде. Бәйрәм кысаларында мәдәният үсешенә керткән өлеше, намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм эшкә иҗади мөнәсәбәте өчен хезмәткәрләр лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Иң актив укучылар «Китапка мәхәббәт һәм гаилә укуы традицияләрен дәвам итү, китапханәгә тугрылык өчен» рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чара күңелле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Китап укучылар хезмәткәрләрне җылы сүзләре белән котладылар. Чарада «Легенда» хореография төркеменең бию номерлары күрсәтелде. Үзләренең музыкаль номерларын Әмир Сөләйманов, Вера Дуболазова, Глеб Макаров, Риана һәм Зарина Гариповалар, Флера Гыйниятова бүләк иттеләр. Матур җырларның, дәртле биюләрнең, юмористик күренешләрнең күптөрлелеге бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чара югары рухи күтәренкелектә узды.