Зәй районында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Якты Күл авылында район авыл җирлекләре башлыклары семинары үзды. Пленар өлешкә кадәр анда катнашучылар Үтәшкин авылындагы Бөек Ватан сугышы солдатына куелган обелискны, Үлемсез полкның мемориаль тактасын һәм Геннадий Малленковның шәхси ярдәмче хуҗалыгын карап уздылар. Якты Күл авылында фельдшер-акушерлык пункты, почта элемтәсе бүлекчәсе, «Родник» азык-төлек кибетенең эше белән таныштылар. Төп гомуми белем мәктәбендә компьютер кабинетын, балалар бакчасын карадылар, актлар залында кунаклар игътибарына укучыларның чыгышы тәкъдим ителде. Авыл мәдәният йорты мәйданында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күпфатирлы йорт ишегалдын да, шулай ук Җиңү паркын да булдылар. Авыл мәдәният йортында урнашкан музей, китапханә һәм маскировка челтәрләре үрү цехы эше белән таныштылар. Пленар өлештә семинарда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Марат Хәбибуллин 2024 елның 4 аена авыл җирлекләре эшчәнлеген аерым күрсәткечләр буенча бәяләүгә анализ ясады. Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров җирле үзидарә органнарының 2023 елдагы эше һәм 2024 елга куелган бурычлары турында сөйләде. Шулай ук сүз авыл җирлекләренең Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләре белән, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлеге булу, «Электрон хуҗалык китабы» системасына мәгълүматларны тутыру, авыл халкына медицина профилактикасы чараларын оештыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең 25.12.2008 елгы ФЗ-273 тарафыннан билгеләнгән «Коррупциягә каршы тору» чикләүләрен һәм тыюларны үтәве турында барды. Йомгак ясап, Разиф Гали улы мондый семинарларның нәтиҗәлелеген һәм әһәмиятен билгеләде, районның авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International