Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Гаиләдә сабый туу - озак көтелгән вакыйга, яраткан баланың дөньяга килүе- икеләтә бәхет. Ә бу махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә булганда - бу икеләтә күңелле. Бүген Яр Чаллыда Курилов Артем һәм Анастасия гаиләсендә яңа туган сабыйны теркәү тантанасы булды. Бәхетле ата-аналар һәм яңа гына туган сабыйларны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ш. Сәлахов, Зәй районы башлыгы Разиф Каримов исеменнән,Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ю. Ревина котлады, аларга гаилә бәхете, шатлык, уңышлар теләп, районның кечкенә гражданинына һәм аның ата-анасына бала туу уңаеннан 100 000 сумга сертификат тапшырылды. Бүгенгә Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдә 15 бала туган. Әлбәттә бала күп көч сораячак. Авырлыкларны җиңү өчен әти-әниләргә түземлек һәм бер-береңә ышанычлы ярдәм күрсәтү кирәк булачак. Шул ук вакытта гына гаилә тормышы күңелле мәшәкатьләр һәм онытылмас истәлекләр белән тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International