Зәй мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады

2024 елның 24 мае, җомга

Чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Бүген соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы Зәй муниципаль районы мәктәпләренең 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 115, 9 нчы сыйныфларын тәмамлаучы 486 укучы өчен яңгырады. Мәктәптә укучылар барлык кирәкле белемнәрне алдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз карашларын һәм фикерләрен якларга, Ватанны яратырга һәм сакларга өйрәнделәр. Бу бәһасез капитал, ул чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итәчәк. Зәй шәһәренең 4нче гомуми урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, имтиханнарны лаеклы рәвештә тапшыруларын, үз-үзләренә ышануларын, куелган максатларына кыю атлауларын һәм беркайчан да тукталмауларын теләде. Шулай ук укытучыларга-югары һөнәри осталыклары өчен, ата-аналарга - балаларны тәрбияләүдә катнашулары, көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары, җаваплылыгы һәм шәхесне үстерү өчен уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Зәй муниципаль районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» тантаналы чараларында Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев, районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәм кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең потенциалын тормышка ашыруларын, энергия һәм талантлары туган республикабыз һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен өчен тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International