Александр Бистәсе мәктәбе укучылары тирә-юньне яшелләндерү эшендә актив катнашалар

2024 елның 24 мае, җомга

Табигатебезне саклау һәм ныгыту эшенә яшь буынны тарту аеруча мөһим. Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе укучылары тирә-юньне яшелләндерү эшендә үз теләкләре белән актив катнашалар. “Экологик десант” отряды иярченнәре ярдәмендә апрель һәм май айлары дәвамында мәктәп бакчасында яшь миләш һәм чыршы агачлары үсентеләре утыртылды. Миләш һәм чыршы үсентеләрен укучылар юкка гына сайламадылар. Беренчедән, бу агачлар матурлыгы белән тирә-юньнең бизәге булса, икенчедән, һаваны чистартырга актив булышачаклар. Ә кышын миләш җиләкләре кошлар өчен азык та булып тора әле. Матур да, файдалы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International