Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади совет утырышы узды. "2024 елның 1 кварталында "Завод ТЕХНО" ҖЧҖ филиалы эшенең нәтиҗәләре һәм 2024 елга перспективалы үсеш планнары турында" доклад белән филиал директоры Мамонтов Андрей Валерьевич чыгыш ясады.

"ТЕХНО" заводы Татарстан Республикасы территориясендә җылылык изоляцияләү материаллары чыгару буенча җитештерү мәйданчыгы булып тора. 2024 елның 1 кварталы дәвамында завод продукциясе Идел буе һәм Урал төбәгеннән тыш, үзәк төбәкнең һәм Төньяк-Көнбатышның социаль әһәмиятле объектлары өчен җитештерелә. Заводта 337 кеше эшли. Коллектив барлык финанс йөкләмәләрен вакытында үти һәм продукция җитештерү темпларын  елдан-ел арттырып килә. Директорның докладын тыңлап, Икътисади совет әгъзалары фикер алышты. Разиф Гали улы утырышка йомгак ясады, директорга коллективның җайга салынган эше, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International