Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучысы белән хушлашты

2024 елның 22 мае, чәршәмбе
Бүген Зәй халкы соңгы юлга махсус операция зонасында сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган Хәлиуллин Айдар Нияз улын озатты. Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әниләренә, хатынына, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Айдар Нияз улын соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне күрсәтеп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Югары Шепкә авылы зиратына күмделәр. Герой турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә озак яшәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International