Планетабызның яшел киләчәгенә без бүген үк өлеш кертә алабыз, яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Балаларны әйләнә - тирә мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең яхшы ысулы-агачлар утырту. «Агач утырт» экологик акциясендә «Бөртеккәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты, шуның белән алар балалар бакчасының яшел киләчәгенә зур өлеш керттеләр. Агач утырту файдалы гына түгел, бик мавыктыргыч эш тә булып чыкты, чөнки балалар агачны ничек дөрес утыртырга икәнен белделәр һәм үзләре дә эш процессында катнаштылар. Ләкин бу эш тәмамланмаган, яшь эколатларның эшләре күп, чөнки хәзер үсентеләрне карарга : су сибәргә, аларны начар һава торышыннан сакларга кирәк. Вакыт узгач, балалар үсәчәк, алар белән бергә үсентеләр дә матур агачларга әвереләчәк. Бала үскәч: «мин бу агачны үзем утырттым», - дип әйтә алса, бу бик яхшы бит!