"Бөртеккәй" балалар бакчасында «Гөлчәчәк аллеясы»

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Һәр ел саен «Бөртеккәй» балалар бакчасындагы коллектив балалар бакчасының бөтен территориясен чәчәкләр белән бизәргә тырыша. Балалар бакчасында яхшы атмосфераны саклап калу өчен алар  балалар һәм өлкәннәр ягыннан игелек тудыручы традицияләр керткән. Традицияләр дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуда зур роль уйный, балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтә. Балалар тәрбияче һәм ата-аналар белән бергә турыдан-туры катнашкан традицион чаралар балалар хәтерендә нык саклана. Балалар бакчасында инде күптән урнашкан традицияләр бар, алар тәрбияләнүчеләрнең берничә буынында сакланган.  Мондый традицион чараларның берсе - үсентеләрне чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары утырту. Бүген "Бөтендөнья чәчәк көнендә,"Бөртеккәй" әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре элеккеге чыгарылыш укучылары утырткан  аллеяны дәвам иттеләр. Балалар бакчасында үз «Гөлчәчәк аллеясы» барлыкка килүен анда тәрбияләнеп китүчеләр һәрдаим күзәтә алачаклар, бу аларның балачагы һәм дуслыгы символына әвереләчәк. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрнең һәм ата-аналарның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына, балалар бакчасы территориясен төзекләндерүгә җәлеп итү, экологик культура күнекмәләрен үстерү. Бакчаны тәмамлаучылар бирегә ел саен килеп, бер-берсенә олы мәктәп тормышы турында сөйләячәкләр, кайгысыз балачак елларын искә төшерәчәкләр. «Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы» проектын гамәлгә ашыру алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки балалар бакчасы ел саен яңа мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерә һәм олы тормышка озата. Һәм елдан-ел аллеяның чәчәкләре саны артачак, ә аның территориясе киңәячәк һәм зураячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International