Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү системасы эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» милли проекты кысаларында,12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә - ул илдәге төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне без Ватаныбызны, Россияне данлыйбыз, меңьеллык тарихы, уникаль мирасы һәм халык традицияләренең күптөрлелеге булган илебезне хөрмәтлибез.
Россия көне - Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы ул. Әлеге вакыйга уңаеннан “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” проекты кысаларында шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен “Минем Ватаным - Россия” тарихи-патриотик сәгате узачак. Алып баручы бәйрәм тарихы, традицияләр, Россия дәүләтчелеге символлары турында сөйләячәк. Балалар шигырьләр укыячак, Ватан турында җырлар җырлаячак, “Широка страна моя родная” викторинасы сорауларына җавап бирәчәк, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашачак. Бәйрәмгә «Ватаным минем - Россия» китап күргәзмәсе куелачак. Анда илебезнең төп тарихи вакыйгалары, Россия Федерациясенең дәүләт символлары, күренекле кешеләре, географиясе, аның табигате, шәһәрләре, истәлекле урыннары, Россия мәдәнияте турында китаплар урын алачак.