Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм чаралары Җиңү Парадыннан башланды, анда Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева, район башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр һәм район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, шулай ук дин әһелләре катнашты. "Геройлар һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләре" тематик машиналары парадны тагын да бизәде. Хәрби Азатлык китерүче солдаты һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады: «Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. "Җиңү"- сүзе кыска, ләкин бу сүзнең артында миллионлаган совет солдатларының батырлыгы һәм тылдагы халыкның киеренке һәм авыр хезмәте ята. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген, халкыбызның батырлыгы, бөеклеге, рухи һәм ихтыяр көчен саклаучылар өчен горурлык символы булачак. Фронтовик ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары, илне өр-яңадан күтәрүләре өчен безнең йөрәкләрдә аларга карата булган зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре беркайчан да бетмәячәк. Зур рәхмәт сезгә һәм мин сезнең алда баш иям! Безнең өлкән буынның нинди авырлыклар кичергәнен күз алдына да китереп булмый. Җиңүнең төп нигезе - иң рәхимсез һәм кан кою сугышында бөек патриотлык күрсәтү һәм халыкларның дуслыгы булды. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең аналарын, хатыннарын һәм балаларын яклауларын, үз гомерләрен туган ил, Ватан өчен биргәннәрен беләләр иде. Бу сугышка Зәй районыннан 11600 кеше мобилизацияләнгән, 7410 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 2800 фронтовик-зәйле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ике якташыбыз: Ларионов Григорий Федорович һәм Майков Николай Иванович Советлар Союзы Геройлары булган. Васильев Александр Афанасьевич сугыштан Дан Орденының тулы кавалеры булып кайткан. Быелгы бәйрәмне дә без гади булмаган вәзгыять шартларында каршылыйбыз. Менә ике ел инде безнең сугышчылар - Бөек Ватан сугышы ветераннарының оныклары һәм оныкчыклары Украинадагы махсус хәрби операция зонасында илнең иминлеге өчен көрәшәләр. Сугышчыларның һәркайсы - чын героизм, ватанга тугрылык хезмәте үрнәге. 50 дән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап, зәйлеләр Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына актив ярдәм күрсәтәләр. Дистәләгән гуманитар ярдәм рейслары оештырылды. Район халкы, активистлары, ирекле рәвештә эшләүчеләрнең һәм район җитәкчелегенең уртак көче белән хәрби хезмәткәрләр, Луганск өлкәсендә яшәүчеләргә 400 тоннадан артык беренче тормыш кирәк-яраклары озатты. Бүген Россияне һәм безнең барыбызны да яңадан ныклыкта сыныйлар. Катлаулы халыкара шартларда без алга таба да бердәмлек күрсәтергә тиеш, район тормышын тәэмин итү системаларының бердәм булуларын исбатлады. Ә Россия халкы, шул исәптән Зәй муниципаль районы халкы да, күп тапкырлар инде бер алуларын исбатлады. Быел бөтен ил халкы 15-17 мартта узган Россия Президенты сайлауларында зур активлык күрсәтеп катнашты. Бүген махсус хәрби бурычларны хәл итү, шулай ук ил куәтен һәм кораллы көчләрен ныгыту безнең барыбыз өчен дә намус эше булып тора. Бу катлаулы чорда район хәрби хезмәткәрләренә, халкына, һәм хәйриячеләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!»-лозунгасы бүгенге көндә иң актуаль, ул Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә төрле милләт, яшьтәге, социаль һәм иҗтимагый хәлдәге кешеләрне, дини карашларны берләштерә. Без чын күңелдән әлеге операциянең тизрәк тәмамлануын, хәрбиләребезнең җинү белән үз гаиләләре янына әйләнеп кайтуларын телибез. Кадерле ветераннар, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре! Барыгызга да чын күңелдән бәхет һәм иминлек телим! Йортларыгызда үзара аңлашу һәм татулык, күңел җылысы һәм иртәгәге көннең тотрыклылыгына ышаныч булсын! Күкләребез аяз булсын! Бөек Җиңү көне белән!»-диде Разиф Галиевич. Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Николаевич Гущин Татарстан Республикасы Президенты Рәис Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Зәйлеләрне шулай ук бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Зәй һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов котлады. Район яшьләре исеменнән ветераннарга рәхмәт сүзләрен белән Максим Бурмистров җиткерде. Бер минутлык тынлык белән сугыш кырында һәлак булганнарны искә алдылар, һәйкәлгә кәрзин белән чәчәкләр куйдылар. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын барлык зәйлеләр белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашкан 3 ветеран каршы ала. Кызганычка каршы, аларның икесе: Лыкова Валентина Лукъяновна һәм Мачтаков Леонид Яковлевич сәламәтлекләре буенча һәм өлкән яшьтәгеләре аркасында бүген митингта катнаша алмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International