Зәйдә традицион җиңел атлетика эстафетасы узды

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

8 майда “Энергия” стадионында район мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышлар ел саен гражданнарда, шулай ук  үсеп килүче буында патриотик, мораль-әхлакый кыйммәтләр, актив тормыш позицияләре, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хөрмәт итү, физик культураны һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру максатында уздырыла.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре командалары арасында 1 урынны “Кыңгырау” балалар бакчасы командасы, 2 урынны “Урман әкияте”, 3 урынны “Уймак кыз” балалар бакчасы командасы алды. Эстафетада барлыгы 11 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында 1 нче урынны - 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 2 нче урынны - 6 нчы мәктәп командасы, 3 нче урынны 7 нче урта мәктәп командасы яулады.

Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында 1 урынны Зәй ГРЭС командасы алды, 2 урынны Зәй политехник көллияте командасы, 3 урынны «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ командасы алды.

Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, күчмә кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International