Шимбә өмәләре – мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
17 апрельдә дәресләрдән соң Александр Бистәсе мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре кул астында мәктәп территориясен чүп-чардан, коры яфрак-үләннән җыештырырга чыктылар. Өмәләр атнага ике тапкыр оештырылса да, эш табылып кына тора. Күптән түгел кар өемнәрен таратсалар, бүген инде җирне коры яфрак-үләннән чистарталар. Мондый өмәләрнең тагын бер яхшы ягы шунда – укучылар коллективы берләшеп кенә калмый, балаларда үз эшең һәм мәктәбең белән горурлану хисе уяна, тирә-юньне чисталыкта тотуның мөһимлеге дә ассызыклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International