Яшь натуралистлар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе
“Дуслык” яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр “ЭкоЯз- 2024” республика акциясенең санитар-экологик икеайлыгы кысаларында чәчәк орлыклары утырттылар. Язның беренче билгеләре килү белән орлыкларны үсентеләр өчен чүлмәккә утыртырга вакыт җитә. Малайлар һәм кызлар читтә калмадылар һәм шундый кызыклы эш белән шөгыльләнә башладылар! Чәчәкләрнең орлыкларын карап чыктылар, үсемлекләрнең орлыклары тере һәм әгәр алар өчен махсус шартлар: су, җылылык, яктылык булдырылса үсәргә мөмкин икәнлекләре турында белемнәрен барладылар. Алар үзләре әзерләгән туфракка петунья чәчәге орлыкларын утырттылар. Тиздән аларның хезмәте бинаның тирә-ягын бизәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International