Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатында булды. Разиф Гали улы хәрби комиссариат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга намуслы һәм кимчелексез хезмәтләре, сайланган эшләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, Ватанга игелекле хезмәт итүдә уңышлар теләде. Шулай ук Разиф Кәримов бүләкләү тантанасын үткәрде. Зәй муниципаль районы территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны сайлап алу буенча, 2024 елның I кварталы планын үтәүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Галиев Эмиль Эдуард улы – район Башкарма комитет җитәкчесе, Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы - Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары бүләкләнделәр. Нәтиҗәле хезмәттәшлек, профессионализм, хезмәт сөючәнлек, үз бурычларын намус белән үтәү, хезмәт бурычына тугрылык, шулай ук Россиядә Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына хәрби комиссариатның - 2 хезмәткәре ия булды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, дәүләт бурычын үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән югары профессионализм һәм намуслы вазыйфа башкарган өчен 5 кешегә тапшырылды.