Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында 2024 елның 2 апрелендә Татарстанда предприятиеләргә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәре белән бәйле ягулык-энергетика, сәнәгать һәм транспорт комплекслары, тормышны тәэмин итү объектлары җитәкчеләре катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш барышында җитәкчеләргә объектлар территориясендәге һава киңлегендә пилотсыз очу аппаратларын ачыклаганда эш итү алгоритмы һәм сәнәгать объектларын һәм ягулык-энергетика комплексын пилотсыз очу аппаратларыннан яклауны оештыру буенча тәкъдимнәр җиткерелде. Гадәттән тыш хәлләр вакытында сыену урыны буларак кулланылырга тиешле объектларның хуҗаларына халыкның потенциаль урнашу урыннарын тикшерү һәм гражданнар оборонасының саклану корылмалары буларак кулланырга әзерлек хәленә китерү буенча тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук районда миграция ситуациясе мәсьәләләре һәм мигрантлар белән эш нәтиҗәлелеген арттыру чаралары, прокуратураның социаль объектларның террорчылыкка каршы сакланышы турында мәгълүматлары каралды. Мәгълүмат белән район башлыгы, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй шәһәрендәге бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы, Зәй шәһәр прокуроры, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International