Кошлар табигатьнең бик тә кирәкле бер өлеше булып торалар. Кошлар булмаса, кешегә бу җирдә бик авыр булыр иде бит. Кошлар безгә без көтеп алган ямьле язны алып киләләр, басу-кырларыбызны, урманнарыбызны, бакчаларыбызны зарарлы корт һәм бөҗәкләрдән арындырырга булышалар. Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәгечә нәниләр группасында экологик чара булып узды. Чараның максаты – нәниләрне туган як кошлары белән таныштыру, кошлар турында белемнәрен баету, кошларның табигатьтә тоткан урыннарын күрсәтү һәм нәниләрдә табигатьне, кошларны яклау, саклау теләген үстерү иде. Тәрбияче апалалары нәниләргә бездә кышлаучы һәм күчмә кошлар турында сөйләде, кош рәсемнәре күрсәтте. Балалар төрле кош тавышларын тыңладылар, кошлар белән бәйле дидактик уеннар да уйнадылар. Чара ахырында нәниләр, пластилин белән эш дәверендә, кош сыннары ясадылар, ак кәгазь битенә кош рәсемнәре төшерделәр. Әтиләр ясаган сыерчык оялары бәйрәмне тагын да бизәделәр.