Зәй шәһәрендә яшәүче Сәмига Шакир кызы Әхмәтова, озын гомерле булуы белән икеләтә бәхетле кеше. Аңа 7 нче апрельдә– 100 яшь тулды! Ул Башкортстан республикасы Балтач районы Бүләк авылында туып үсә. Сәмига апаның бала -чаклары, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Бик яшьли әтисез-әнисез кала ул. Сәмига апа 14 яшьтән эшли башлый чәчүен дә чәчә, урагын да ура,16-17 яшендә тракторчылар курсын тәмамлап хезмәт юлын колхозда тракторист булып дәвам итә. 1946 елны сугыштан яраланып кайткан Низаметдин абыйга тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга, гомумән нинди эшкә кушсалар да эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара.Зәй якларына аны балалары алып килә. Хәзерге вакытта якыннары, балалары хөрмәтендә гомер кичерә. Аның бүгенге көндә 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Бүген юбилярны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путин һәм Татарстан ресбуликасы Рәисе Р.Н.Миннехановның Рәхмәт хатлары, район башлыгы Р.Г.Каримовның бүләге тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре исә үз чиратында юбилярны матур җырлары белән сөендерделәр.