Кош – шатлык хәбәрчесе

2024 елның 5 апреле, җомга

Кошлар безнең табигатебезнең бер өлеше. Кая гына та карасак, без һәрвакыт кошларны күрербез. Алар тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, басуларны һәм бакчаларны саклаучылар. Кош-шатлык хәбәрчесе. Ел саен алар безгә үз канатларында язны алып киләләр. Календарьда яз булуга карамастан, кар әле эреп бетмәгән, димәк, безнең канатлы дусларыбызга азык табу җиңел түгел. Шуңа күрә «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче нәниләр үз мәйданчыкларында кошларны ашатуны дәвам итәләр, аларга азыкка бөртекләр салалар. Һәм сыерчыкларны каршыларга да әзерләнәләр: ата-аналар сыерчык оялары ясап алып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International