"Суган патшалыгында, футбол дәүләтендә"

2024 елның 5 апреле, җомга
Суган үстерү һәм күзәтү бик кызыклы һәм танып белү процессы. Экологик тәрбия кысаларында, шулай ук балаларның суган, аның үзлекләре, төзелеше, файдалы сыйфатлары һәм аны үстерү технологияләре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан, «Күкчәчәк» балалар бакчасының өлкән логопедия төркеме тәрбияләнүчеләре белән суган утырту буенча уртак хезмәт эшчәнлеге оештырылды. Суган утырту - эксперимент та, тәҗрибә дә, күзәтү көндәлеге дә, беренче яшел витаминнар да балалар күз алдында. Иң мөһиме-бу табигатьнең яңа бүләкләрен ризыкка куллану ысулы. Балалар үсентеләр утыртылган стаканнарын футболчылар рәвешендә ясаганнар, аларны футбол кырына урнаштырганнар һәм суган үсешен күзәткәннәр. Шулай ук кишер, редиска, кыяр орлыкларын караганнар һәм кечкенә орлыктан зәгыйфь үсенте барлыкка килүен һәм зур җимешнең өлгерүен белгәннәр. Суганны балалар үзләре үстергәнен белү бик күңелле!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International