Зәйдә конькида фигуралы шуу буенча «Яшьлек кубогы»республика классификация ярышларының 2 этабы үтте

2024 елның 5 апреле, җомга

 3 һәм 4 апрельдә «Яшьлек» боз сараенда конькида фигуралы шуу буенча «Яшьлек кубогы» республика классификация ярышларының 2 этабы узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы " федераль проекты кысаларында узды. Анда Зәй, Уфа, Туймазы, Казан, Ижау, Яр Чаллы, Әлмәт, Баулы, Буа һәм Ырымбур шәһәрләреннән 200 спортчы катнашты. Ярышларның төп максатлары: Татарстан Республикасында конькида фигуралы шууны популярлаштыру һәм үстерү, перспективалы спортчыларны ачыклау, спорт осталыгын һәм ярыш тәҗрибәсен арттыру. Фигуралы шуу спорт кына түгел, бу чын сәнгать! Ул үзендә көч, сыгылмалылык һәм осталыкны берләштерә. Һәр хәрәкәт, һәр сикерү  бозда бию кебек гармонияле композициянең бер өлеше булып тора. Бу спорт төрендә катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын гына күрсәтмиләр, ә хәрәкәтләре белән тулы бер тарих сөйлиләр. Ярышларда «Яшьлек» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре (тренерлары Козяков Валерия Сергеевна) Гасанова Алена - 3 урын, Миргаязов Мурат - 2 урын, Никогосян Николь - 3 урын, Рыбакова Дарья - 1 урын  һәм Илина Мөхәммәтшина - 1 урын  алып призер булдылар (тренеры Эканем Диана Алексеевна). "Ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Катнашучылар осталык һәм профессиональлек күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да алга таба уңышлар телим һәм фигуралы шууның алга таба зур үсешенә өметләнәм», - дип билгеләп үтте Казан шәһәре тренеры Нугаева Дарья Владимировна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International