«Күзләр – күңел көзгесе» әдәби-музыкаль сәгате үтте

2024 елның 5 апреле, җомга
4 апрельдә Үзәк китапханәдә «Өмет» клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы өчен «Күзләр –күңел көзгесе» дип аталган әдәби-музыкаль сәгать узды. Күзләр – табигать тарафыннан безгә бирелгән искиткеч бүләк. Чарада күзләрнең күрү органы буларак кына түгел, ә кешенең рухи халәтен, аның эчке дөньясын чагылдыручы тойгы органы буларак та әһәмияте ачыкланды. Очрашу күңелле сораулар, конкурслар белән чиратлашып барды. Чара барышында кунаклар тагын бер кат күзләрнең кешегә үз фикерен һәм хисләрен белдерергә генә түгел, ә башкаларны яхшырак аңларга мөмкинлек биргәненә инандылар. Күзләр – аралашу коралы. Клубта катнашучыларга күз авырулары, дәвалау ысуллары һәм күрү сәләтен профилактикалау турында мәгълүмат тупланган китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар кеше гәүдәсенең искиткеч органы турында белемнәрен арттырдылар. Юкка гына борынгылар күзләрне –күңел көзгесе дип атамаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International