Табигать әкренләп уяна һәм безне үзенең яшел төсләре белән сөендерә. 3 апрель көнне Зәй-2 Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары, тирә-юньдәге территорияләрдә карны бетерү эшләрен башкардылар. Акция Зәй муниципаль районында санитар-экология икеайлыгы кысаларында, 1 апрельдән 31 майга кадәр старт алды. Бу ни өчен кирәк? Ул кар эрүне күпкә тизләтә, җирдә озак тормыйча шунда ук туфракка китәргә мөмкинлек бирә. Кар никадәр тизрәк эресә, чын яз шулкадәр тизрәк килә. Активистлар компьютер уеннарында утыруга караганда, саф һавада эшләүнең һәрвакыт файдалырак икәненә тагын бер кат инандылар.