Санитар-экология икеайлыгы белән бергә 1 апрельдән «Эковесна 2024» республика акциясе башлана. Акциягә беренчеләрдән булып «Дуслык» яшьләр үзәге активистлары кушылды. Җитәкче белән бергәләп, балалар көрәк белән Яшьләр үзәге территориясен кардан чистарту өчен чыктылар. «Кар тарату кар калдыкларының эрүен тизләтергә мөмкинлек бирә, шуннан соң без, яшьләр үзәге территориясен матурлау өчен, бина буйлап чәчәкләр утырту вакыты җитүен түземсезлек белән көтәбез», - диләр биредә тәрбияләнүчеләр.