Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә. Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми. "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз