"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы”

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы ясадылар. Кояш көннән-көн ныгырак җылыта, көннәр озыная. Бакчачыларның орлык чәчү вакыты җитә. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Тәрбиячеләр балалар белән бергә суган, помидор, кыяр, кавын, карбыз утырттылар, шулай ук кашкарый, бархатцы чәчәк орлыклары чәчтеләр. Балалар әти-әниләр ярдәме белән бакчаны карап торалар, сулар сибәләр, туфраклар өстәп торалар. Тиздән беренче уңышларга да сөенергә вакыт килеп җитәр.Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International