Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген администрациянең кече залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, район масса-күләм мәгълүмат чаралары  җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибе буенча 2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы, җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торучы затлар арасында кабат җинаятьчелекне кисәтү эшен оештыру турында, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен, кәрәзле элемтә чараларын куллану, банк карталарына дистанцион хезмәт күрсәтү белән бәйле «дистанцион алдаулар» өлкәсендә җинаятьчелек торышы, элемтә чараларын куллану белән бәйле социаль мошенниклыкларны профилактикалау һәм кисәтү чаралары, мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге, хокук бозуларны профилактикалауда мәдәни - ял итү учреждениеләренең ролен арттыру, җинаятьләр һәм хокук бозулар кылуга ярдәм итүче сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү турындагы мөһим мәсьәләләр каралды.  Утырышка йомгак ясап, Эмиль Галиев Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International