3 апрельдә Татарстан Республикасы янгын күзәтчелегенең Зәй гарнизоны (88ПСЧ) урман янгыннары килеп чыгуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча күнегүләр үткәрде. Максат: урман һәм торф янгыннары килеп чыкканда янгын күзәтчелеге бүлекчәләренең Зәй муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлеген булдыру; шәхси составның урман һәм торф янгыннарын сүндерү буенча эш алып бару буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү; янгын вакытында оператив штаб, тыл һәм элемтә эше мәсьәләләрен хәл итү; янгын күзәтчелеге бүлекчәләренең Зәй муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре белән үзара килешеп эшләвен булдыру; Зәй янгын күзәтчелеге гарнизонының җәлеп ителгән көчләре һәм чараларының урман янгыннарын сүндерү буенча гамәлләр алып баруга әзерлеген тикшерү. Укыту чаралары тулы күләмдә эшләнгән.