Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча үтүче Татарстан халыкара форумында катнаша. Форум «Казан Экспо» МВЦда 3-5 апрельдә уза. Чарада Россиянең 15 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләрдән вәкилләр катнаша. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, ягулык-энергетика комплексын үстерү, аз углеродлы энергетика, ягулыкның альтернатив төрләрен үстерү, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча 30дан артык эшлекле чара: TatEnergyExpo-2024 махсуслаштырылган күргәзмәсе; Конкурслар; «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» - дип аталган яшьләр көне.